Эшләр территориянең икенче чиратын төзекләндерү кысаларында үткәрелде
«Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда 45 кече архитектура формасы: эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды. Эшләр иҗтимагый киңлекнең икенче чиратын төзекләндерү кысаларында үткәрелде.
Халык һәм шәһәр кунаклары өчен скверда 30 эскәмия урнаштырылган. Юл буйлап 15 бетон урна барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.
Скверны төзекләндерү дәвам итәчәк – киләсе атнада киңлектә навигация барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, вокзалга, метрога яки автобус тукталышына юнәлтүче 24 күрсәткечне плиткага урнаштыралар.
Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин скверда зур үлчәмле агачлар утырту планын әзерләргә йөкләде. Агач утыртуны көз көне уздыру планлаштырыла. Иҗтимагый киңлекне куе ябалдашлы һәм куаклы агачлар бизәячәк.
Эшләр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча башкарыла, ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына керә.