В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Илгиз Мәҗитов һәм Марат Таҗетдинов исемнәрен мәңгеләштерүгә йөз тота.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 24-нче апрельдә Казанда Татар дәүләт филармониясе скверында исемле яңа агачлар пәйда булачак.
Быел акция танылган режиссер һәм композитор, 1975-1992 елларда Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Илгиз Мәҗитов һәм 1973-1988 елларда Татар дәүләт филармониясе директоры, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Таҗетдинов исемнәрен мәңгеләштерүгә йөз тота.
Исегезгә төшерәбез, беренче агачлар 2015 елның көзендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова тарафыннан утыртылды. Шул вакыттан бирле Филармония скверында 15 агач утыртылды. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, җырчы Булат Балтанов исемле агачлар утырттылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай, күренекле композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, дирижерлар Натан Рахлин һәм Фуат Мансуров, танылган нәфис сүз остасы Айрат Арсланов истәлекләренә агачлар утыртылды.