В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр, барлык механизмнарны алыштырып, гидроизоляция үткәргәннәр
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче август). Казанның Зорге урамындагы Дан скверында капиталь ремонттан соң фонтан эшли башлады. Касәдә 12 су агымы һәм яктырткычлар белән конструкция урнаштырылган. Кич белән фонтан төрле төсләргә керә.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, эшчеләр фонтанның барлык механизмнарын алыштырганнар, гидроизоляция үткәргәннәр, керамик гранит белән тышлаганнар, ә тышкы яктан гранит плитка салганнар. Конструкция үзәгендә белгечләр яңа йолдыз урнаштырганнар.
Исегезгә төшерәбез, фонтан капиталь ремонтка мохтаҗ иде, шуңа күрә берничә ел статик декоратив объект булып хезмәт итте.
Күптән түгел эшчеләр Киров бакчасында, «Крылья Советов» паркында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Истанбул» скверында, Горький паркында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәидгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда фонтан элементларын ремонтладылар. Шәһәр балансында барлыгы 27 фонтан бар.