Бүген бөтен Татарстан буенча «Урман утырту көне» акциясе уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Бүген Казанның Яңа Савин районы мәктәп укучылары скверында «Урман утырту көне» акциясе узды.
Скверда 25 яңа агач утыртылды: юкәләр һәм каеннар. Акциядә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, шулай ук 177-нче лицейның экологик сыйныфы укучылары катнашты.
Бүгенге көндә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 600-дән артык эре агач утыртылган инде, язгы чор ахырына кадәр барлыгы 1000-нән артык үсенте утырту планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
Исегезгә төшерәбез, бүген бөтен Татарстан буенча «Урман утырту көне» акциясе уза. Көненә 2,5 млн яшь агач утырту планлаштырыла, алар арасында гади нарат, европа чыршылары, себер карагайлары, вак яфраклы юкәләр, гади миләш һәм башка агачлар бар.