В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать киңлеген төзекләндерү 1 июльгә төгәлләнәчәк
Коротченко урамында Казанда ял итү өчен яңа зона барлыкка киләчәк. Скверны төзекләндерү финиш стадиясендә – эшләрне 1 июльгә төгәлләү планлаштырыла. Концепцияне шәһәрнең үсеш институты архитекторлары эшләде.
ЦУМ һәм тимер юл вокзалы арасындагы скверда 1041 кв.м мәйданга тротуар плитәсе түшәделәр, 23 кресло һәм 9 биек өстәл урнаштырдылар.
Тышкы төзекләндерү комитеты билгеләп үткәнчә, гамәлдәге яшел почмакны мөмкин кадәр саклап калу мөһим булган, шуңа күрә булган авария хәлендәге агачларны һәм куакларны ботаклардан чистартканнар. Өстәмә рәвештә скверда 16 агач һәм 687 куак утыртылган. Шулай ук 1729 кв.м мәйданда газон чәчкәннәр, автополив системасын тоташтырганнар. Яшеллекне яхшырак үстерү өчен агач йомычкасы кулланганнар.
Скверны видеокүзәтү һәм тышкы яктырту системалары белән тәэмин иткәннәр. Якындагы атналарда җәмәгать киңлегендә җитмәгән яктырткычлар, дүрт бетон эскәмия, 10 урна һәм алты парковка баганасы урнаштырачаклар.
Элегрәк Казанда Котельников скверын төзекләндерү тәмамланды – бу быел яңартылган беренче иҗтимагый киңлек. Эшләр БРИКС саммитына әзерлек кысаларында үткәрелде.