В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сурәтләр белән экспозиция Васильченко исемендәге скверда урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанлыларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100ФОТО» фотокүргәзмәсендә катнашырга чакыралар. Төп шарт - фотографияләр Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә ясалырга тиеш.
Экспозициягә төрле елларда төшерелгән фотосурәтләрне кертү планлаштырыла. Бу җитди портретлар, хис-кичерешләр тулы тере фотографияләр, районнарның панорамалы күленешләре, фотографлар өчен үзенчәлекле урыннар булырга мөмкин.
Эшләр 17-нче августка кадәр, авторын һәм исемен күрсәтеп, түбәндәге электрон почтага кабул ителә: km-smi@mail.ru. Күргәзмәдә профессиональ фоторәссамнар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.
Күргәзмә 19-21-нче августта Васильченко исемендәге скверда узачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.