Тамашачылар тулы метражлы фильм, документаль фильм һәм мультфильм карый алачак
Фото: Денис Гордийко
Беренче кино күрсәтү 28 нче июньдә 20:30 сәгатьтә узачак. Тамашачыларга 90 нчы еллардагы кырыс тәрбия ысуллары турында «Батя» фильмы тәкъдим ителәчәк.
Киләсе сессия 12 нче июльдә 20:30 сәгатьтә узачак. «История камчатского сноубордиста» документаль фильмы – Камчаткада сноубордның культлы һәм меңләгән яшьләрне берләштергән энтузиастлар турында искиткеч тарих.
«Колдуй отсюда» мультфильмы 26 нчы июльдә 20:30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Анимация сериалы яшь сихерче турында сөйли, ул кинәт кенә абыйсының гадәти тормышына килеп керә.
Вакытны уңайлы итеп үткәрү өчен үзең белән пледлар алырга киңәш ителә, дип билгеләп үтә оештыручылар.