В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кинокүрсәтү күрү сәләте бозылган кешеләр өчен оештырыла
Фото: Денис Гордийко
«Киночәршәмбе» проекты кысаларында узачак кино күрсәтү чарасы сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлар белән озатылачак. Килүчеләр, колакчыннардан файдаланып, картинаның визуаль өлеше турындагы өстәмә рәвештә мәгълүмат ала алачак.
«Мой волк» фильмы (2021 ел) чын вакыйгаларга нигезләнгән. Сюжет буенча сигез яшьлек кыз әтисе белән шәһәрдән таулы авылга күченә. Бервакыт табигатьтә йөргәндә алар көтүче белән танышалар, ул кызга Секрет кушаматлы көчек бүләк итә. Күпмедер вакыт узгач, аның яңа дусты бүре булуы ачыклана.
Чара кинотеатр янында 20:00 сәгатьтә башлана. Фильм алты яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.