Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2019, 09:43

Казанда икенче «Хобби бокс» универсаль мобиль яшүсмерләр клубы ачылды

Дәрвишләр бистәсендәге күчмә комплекс бушлай мастер-класслар, тренинглар үткәрергә һәм ишегалды уеннарын оештырырга мөмкинлек бирә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Казанның «Дәрвишләр» скверында «Хобби бокс» универсаль яшүсмерләр клубы ачылды. Бу кыска вакыт эчендә теләсә кайсы паркта яки скверда җәелдерергә мөмкин булган күчмә комплекс. Ул мастер-класслар, тренинглар үткәрергә һәм ишегалды уеннарын оештырырга мөмкинлек бирә.

Мобиль яшүсмерләр клубы - уникаль проект, Татарстанда шундый ике комплекс кына эшли, икесе дә республика башкаласының Совет районында: «Гулливер» скверында һәм «Дәрвишләр» скверында. «Хобби бокс»та иҗат белән шөгыльләнү, туплы уеннар уйнау өчен кирәк-яраклар, шашка, шахмат һәм башка бик күп уеннар саклана.

«Хобби бокс»лар җәй дәвамында һәр көн 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте. Балалар белән яшьләр белән эшләү белгечләре шөгыльләнәчәк, алар уеннар, мастер-класслар һәм иҗади остаханәләр оештырырга ярдәм итәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара районда җәйгә шәһәрдә калган балаларның ялын оештыруга юнәлдерелгән «Кызыклы җәй» социаль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Дәресләр, мастер-класслар һәм тренинглар шулай ук «Кояш нуры», «Авангард», «Лазер», «Лимонад» яшүсмерләр клублары каршындагы мәйданчыкларда дүшәмбедән җомгага кадәр 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Барлык чараларда да бушлай.

Барлык яңалыклар