Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2018, 08:12

2017 елда “Ачык Казан” системасына ТКХ сораулары буенча шәһәрлеләр 299 мең гариза җибәргән

Кимчелекләр уртача 30 сәгать эчендә юк ителә.

“Ачык Казан” системасы хәзерге вакытта 4,5 меңнән артык йортның якынча 400 мең шәхси счетына хезмәт күрсәтә. Бу йортларда 845 мең кеше яисә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең 83 проценты яши. Шәһәрлеләр “Ачык Казан” сервисын ТКХ өлкәсендәге проблемалар хакында хәбәр итү өчен файдаланалар. Узган ел шәһәрлеләр тарафыннан 298,9 мең гариза бирелгән.

2012 елдан 2017 елга кадәр “Ачык Казан” системасында шәһәрлеләрдән 1,8 млн. гариза кабул ителгән һәм каралган. Күрсәтелгән период эчендә мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты хәл ителгән. Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү вакыты 3,5 тапкырга кимегән һәм хәзерге вакытта 30 сәгатькә якын тәшкил итә.

“Ачык Казан” системасында 27 төр хезмәт күрсәтү каралган. Гаризаларның күпчелеге җәмәгать урыннарының яктыртылышы, подъездларда лампалар алмаштыру, Казанда ут яисә кайнар су белән тәэмин ителеш проблемалары буенча килә.

Күрсәтелгән периодта 200 меңгә якын гариза теркәлгән кулланучылардан килгән, ә 1,6 млн. мөрәҗәгать “Ачык Казан” системасының шалтыратулар кабул итү үзәге (call-центр) аша теркәлгән. 2013 елдан “Ачык Казан” системасына “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан да гаризалар җибәрелә. Аннан шушы вакыт эчендә 13 мең мөрәҗәгать кабул ителгән.

Барлыкка килгән проблема турында казанлылар “Ачык Казан” мобиль кушымтасы аша да хәбәр итә ала. 2014 елдан аны якынча 30 мең тапкыр телефоннарына күчереп алганнар.

2017 елда “Ачык Казанда” яңа функцияләр барлыкка килде. Аерым алганда, мөрәҗәгатьнең үтәлешен аны хәл итүгә үк белә ала. 2017 елның ноябреннән хәбәрнамә браузерда күренә, ә элек гаризаның статусы үзгәрүен бары тик open.kzn.ru сайтындагы шәхси кабинетка кереп кенә белеп була иде.

Шәхси кабинетта хәзер йортта һәм аның янында урнашкан күзәтү камераларының язмаларын күреп була. 2017 елда әлеге мөмкинлек Идел буе районында яшәүчеләрдә, “Ачык Казан” системасы белән “Куркынычсыз шәһәр” проекты интеграциясе кысаларында, тест режимында барлыкка килде. Киләчәктә бу функция башка районнар өчен дә ачылачак.

2017 елдан идарә итүче компанияләр “Ачык Казан ” ситемасында гаризаларны үтәүгә тотылган акча турында хәбәр итә алалар.

Идарә итүче компанияләрнең рейтингы системада автомат рәвештә, үтәлгән гаризаларына карап билгеләнә. Рейтинг көн саен яңара һәм аны open.kzn.ru сайтының баш битендә күреп була. Хәзерге вакытта рейтингны “УК Мегаполис” ҖЧҖ һәм “УК Домсервис” ҖЧҖ җитәкли, иң артта – “УК Домсервис+” ҖЧҖ һәм “УК ЖИК Премиум” ҖЧҖ.

Искәртергә кирәк, “Ачык Казан” сервисы ярдәмендә Казан шәһәренең күп фатирлы йортларының техник-икътисади күрсәткечләренең бердәм электрон саклагычы булдырылды.

Моннан кала, торак йортның техник торышын бәяләүнең бердәм методикасы эшләнде, бу исә булган кимчелекләрне тиз арада ачыкларга һәм төзекләндерү эшләрен планлаштырырга ярдәм итә. Соңгы 3 ел эчендә күп фатирлы йорларны капиталь төзекләндерү буенча кыска сроклы программалар “Ачык Казан” системасының тиешле модуле исәпләүләре нигезендә формалаштырыла.

Белешмә

“Ачык Казан” системасы 2011 елның декабрендә эшли башлый. Хәзерге вакытта ул республика (Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Кама аланы, Иннополис, Зәй) һәм Россиянең башка төбәкләре шәһәрләрендә (Грозный, Сыктывкар, Воркута) кертелгән.

“Ачык Казан” системасында хәзер 41 идарә итүче оешма, 277 подрядчы оешма һәм әлеге тармакның 6 предприятиесе (“Татэнерго” АҖ, “Водоканал” МУП, “Казэнерго” АҖ, “Чиста шәһәр” ҖЧҖ, “ПЖКХ” ҖЧҖ, “КЭЦ” МУП) эшли.

Барлык яңалыклар