В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элемтә-үзәкнең кайнар линиясенә 170 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Цифрлы пропусклар бирү системасында Татарстанда яшәүче 1 млн 300 меңнән артык кеше теркәлгән. Өйдән чыгуга бирелгән кодларның гомуми саны - 7 млн.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче апрельдән Татарстан Республикасында халыкка үзизоляция урыныннан чыгарга мөмкинлек бирә торган цифрлы пропускларны алу буенча сервис эшли башлады. Аның белән бер үк вакытта цифрлы пропусклар алу белән бәйле мәсьәләләр буенча кулланучыларга консультацияләр бирү максатыннан контакт-үзәк эшли башлады. Хезмәт күрсәтүнең бердәм кайнар линиясенә республика халкыннан 170 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.
13-нче апрельдән татарстанлыларда +7(800)250-90-33 бердәм линиясе буенча «Россиядә эш» порталында теркәлү һәм эшсезлек буенча пособие алу мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә мәшгульлек мәсьәләләре буенча контакт-үзәккә 3 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгының матбугат хезмәте.
Цифрлы пропускларны алу процедурасы турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.