Дискуссиядә катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). 9 нчы мартта «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Мәдәният үзәге: Казандагы заманча музейлар һәм күргәзмә киңлекләре нинди булырга тиеш» дискуссиясе узачак. Чара «Шәһәр модераторлары» дискуссия-белем бирү программасы кысаларында оештырылды.
Очрашуда шәһәрлеләр, спикерлар белән бергә, музейлар һәм күргәзмә залларының мәдәни ландшафтны ничек формалаштыруы, нинди функцияләрне башкарулары һәм аларны ничек кызыклырак итү турында сөйләшәчәкләр. Шулай ук катнашучылар музейлар һәм күргәзмә киңлекләре интерактив булырга тиешме-юкмы икәнлеге, Россиядә һәм дөньяда мәдәни учреждениеләрне уңышлы реновацияләүнең нинди мисаллары барлыгы турында фикерләшәчәк.
Спикерлар – Ушкова йортын саклаучы, «Новая Тартария-Наследие» фонды директоры Эдуард Хәйруллин, «Смена» үзәгенә нигез салучы Кирилл Маевский, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры, Халыкара музейлар советының Россия комитеты президиумы әгъзасы Артем Силкин, «Эрмитаж-Казан» үзәге җитәкчесе Маргарита Тихонова, сәнгать белгече, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының экспозиция-күргәзмә бүлеге мөдире Луиза Низамова һәм ТР Милли китапханәсендә күргәзмәләр кураторы, рәссам Александр Скобеев.
Дискуссия музей хезмәткәрләренә, галеристларга, сәнгать белгечләренә һәм сәнгатьне яратучыларга, шулай ук әлеге профиль юнәлешендәге студентларга кызыклы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Очрашу 19:00 сәгатьтә Татарстан ур., 20, (2 нче кат) адресы буенча узачак. Дискуссиядә катнашу өчен теркәлергә кирәк.