Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2019, 17:40

Халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-листына 55 фильм кергән

«Милли конкурс» категориясе номинантлары исемлегендә Татарстан режиссерларының төрле жанрдагы 15 картинасы бар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). 24-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр Казанда узачак XV Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында катнашучы фильмнар игълан ителде. Фестивальнең шорт-листына 55 картина кергән: «тулы метражлы уен», «тулы метражлы документаль», «кыска метражлы уен», «кыска метражлы документаль фильм» номинацияләрендә 10-шар эш, шулай ук «Милли конкурс» номинациясендә 15 тасма бар.

Фестивальдә катнашучы фильмнарның географиясе киң: Европа илләре (Франция, Германия, Сербия, Португалия, Исландия, Босния һәм Герцеговина һ.б.), Россия, элеккеге СССР (Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әрмәнстан һ.б.), АКШ, Төркия, Иран, Көньяк Азия илләре (Непал, Әфганстан, Бангладеш), Африка (Кения, Марокко, Мисыр) һәм башкалар.

«Тулы метражлы уен фильмы» төп конкурс номинациясенә Татарстанның бер тасмасы – Илдар Ягъфәровның «Байгал» әсәре кергән. Татарстан режиссеры Ләйлә Сәлахетдинованың «Овертайм» эше «Кыска метражлы уен фильмы» категориясендә приз алуга номинацияләнгән. Әлеге конкурс номинациясенә Татарстанда җитештерелгән тагын бер фильм кергән, ул да булса – Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» тулы метражлы документаль фильмы.

«Милли конкурс» категориясе номинантлары исемлегендә Татарстан режиссерларының төрле жанрдагы 15 картинасы бар: Алексей Барыкинның «Су анасы» тулы метражлы уен фильмыннан алып Сергей Киатровның «Җиде энҗе бөртеге» анимацион тасмасына кадәр, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар