Укучылар солдат хатларын укыячаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Тере хатлар» проектына Татарстан мәктәпләре кушылачак. Республиканың уку йортларында солдат хатларын укыячаклар. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһамова сөйләде.
«Тере хатлар» проекты дүртенче тапкыр тормышка ашырыла. Традиция буенча, проект кысаларында Татарстанның танылган кешеләре сугыш еллары хатларын укыячаклар. «Быел без проектны киңәйтеп, мәктәпләргә чыгачакбыз. Укучылар бу хатларны укыганда ул чорның тарихын өйрәнәчәкләр», – дип сөйләде Ю.Әдһамова.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан ватанпәрвәрлек чаралары - ветераннар белән очрашулар, концертлар һәм башка мәдәни чаралар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә узачак. Мәсәлән, «Мир» кинотеатрында «Татаркино» тарафыннан төшерелгән хәрби фильмнар күрсәтеләчәк. Һәр сеанстан соң тамашачылар режиссерлар белән картина хакында фикер алыша алачак. Ә В.И.Качалов исемендәге театр артистлары республика районнары буенча гастрольләргә чыга, анда «Хәтер юлын истә тотсыннар өчен. Сугышта хатын-кызларның онытылмас тавышлары» спектаклен күрсәтәчәкләр.