Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2024, 15:20

Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләрендә яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килде

Укучылар саф һавада футбол, баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнә алачак

Спорт мәйданчыкларын Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының ике мәгариф оешмасында төзекләндерделәр.

34 нче мәктәпнең яңа футбол кырында бер үк вакытта якынча 30 укучы шөгыльләнә алачак. Мәйданчыкта ясалма үлән капланган, ике ягында капкалар урнаштырылган. Элек физкультура дәресләре өчен мәктәп спорт залы, хоккей тартмасы һәм урам турниклары гына файдаланган.

152 нче мәктәптә уку елы башына баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларын ремонтлаганнар. Территориядә җиде яңа тренажер, ике баскетбол боҗрасы, волейбол уены өчен сетка, ә ял өчен – ике скәмия урнаштырганнар.

Саф һавада шөгыльләнү өчен зоналарны төзекләндерү универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында үткәрелде, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Барлык яңалыклар

Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләрендә яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килде

<p> Спорт мәйданчыкларын Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының ике мәгариф оешмасында төзекләндерделәр. </p> <p> 34 нче мәктәпнең яңа футбол кырында бер үк вакытта якынча 30 укучы шөгыльләнә алачак. Мәйданчыкта ясалма үлән капланган, ике ягында капкалар урнаштырылган. Элек физкультура дәресләре өчен мәктәп спорт залы, хоккей тартмасы һәм урам турниклары гына файдаланган. </p> <p> 152 нче мәктәптә уку елы башына баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларын ремонтлаганнар. Территориядә җиде яңа тренажер, ике баскетбол боҗрасы, волейбол уены өчен сетка, ә ял өчен – ике скәмия урнаштырганнар. </p> <p> Саф һавада шөгыльләнү өчен зоналарны төзекләндерү универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында үткәрелде, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә. </p>