Зона этабына конкурсның район этапларында җиңүчеләр - 9 ата-ана берләшмәсе чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казанда ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды, финал кичә Совет районының 185-нче лицеенда узды. Яңа Савин районының 7-нче номерлы гимназиясе һәм Мәскәү районының 102-нче номерлы гимназиясе иң яхшы ата-аналар комитеты дип табылды.
Зона этабына конкурсның район этапларында җиңүчеләр - 9 ата-ана берләшмәсе чыкты. Һәр коллектив визит карточкасы, сыйныфта дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдырган фотоальбомнар, стена газеталары кергән күргәзмә белән таныштырды. Катнашучылар шулай ук мәдәнияткә багышланган иҗади проектны да якладылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яңа Савин районының 7-нче номерлы һәм Мәскәү районының 102-нче номерлы гимназияләре командалары бүлеште, икенче урында Совет районының 171-нче номерлы мәктәбе, өченчедә - Вахитов районының 27-нче номерлы гимназиясе, Киров районының 57-нче номерлы мәктәбе һәм Совет районының 181-нче номерлы мәктәбе, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе.