Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2025, 17:43

Казанның алты мәктәбендә СИБУРның профильле сыйныфлары ачылды

250 бала төгәл фәннәр буенча тирән белемнәр ала

Татарстан башкаласының алты гомуми белем бирү учреждениесендә СИБУРның профильле сыйныфлары ачылды. Бу уку елында программа 183 нче лицейда һәм 64, 81, 130, 135, 181 нче мәктәпләрдә гамәлгә ашырыла.

Югары сыйныф укучылары химия, физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнәләр. Бердәм дәүләт имтиханына аларны алдынгы югары уку йортлары мөгаллимнәре белән бергә Мәскәү дәүләт университеты профессорлары да әзерләячәк. Укучылар нефть химиясе предприятиеләре белән таныша һәм Сибурның профильле сменаларында, программаларында катнаша ала.

Моннан тыш, профильле сыйныфны тәмамлаучыларга университетка кергәндә максатчан юллама алу мөмкинлеге бирелә. «Бу сигезенче сыйныфтан башлап эшкә урнашканчы өзлексез белем бирү маршрутын булдыруга ярдәм итә», - дип аңлаттылар шәһәрнең мәгариф идарәсендә.

СИБУРның профильле сыйныфларында 8 һәм 11 сыйныф укучылары арасыннан барлыгы 250 бала белем ала. Мондый төр сыйныфны узган уку елында 182 нче лицейда ачканнар.

Исегезгә төшерәбез, Яңа Савин районында урнашкан 107 нче номерлы гимназиядә профиль буенча беренче «Шәһәр идарәсе. Казан командасы» сыйныфы ачылды. Укучыларга шәһәр хуҗалыгы нигезләре, урбанистика, социаль һәм икътисади менеджмент, проектлар белән идарә итү турында сөйлиләр, шулай ук аларны бюджет белән эшләргә өйрәтәләр.

Барлык яңалыклар