Яңа уку елында Казанның 28 мәктәбендә 57 психология һәм педагогика сыйныфы эшләячәк. Укыту программасына өстәмә фәннәр – психология һәм педагогика кертелгән.
Казан Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, укудан буш вакытта укучылар теорияне практикада ныгытачак – башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрәчәк һәм фәнни конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашачак.
Балалар шулай ук югары уку йортлары белән дә хезмәттәшлек итәчәк. Югары сыйныф укучылары студентлар белән очрашачак, «университет өмәләре»ндә булачак һәм укытучылар белән танышачак.
Укучыларны профильле сыйныфларга җыю 1, 71, 81, 143 номерлы мәктәпләрдә, шулай ук 17, 107 һәм 126 нчы гимназияләрдә дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елы башына ТР башкаласында өч белем бирү учреждениесе
ачылачак: М14 микрорайонындагы (1224 урынга), «Новые Горки» торак комплексындагы (1224 урынга) һәм «Весна-2» торак комплексындагы (1501 урынга) мәктәпләр.