Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Иртәгә, 12-нче сентябрьдә, Казанның алты районында электр энергиясен вакытлыча сүндерәчәкләр.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында ут булмаячак: Айдаров ур., 14, 16, Северополюсная ур., 26, 26а, 28а, Чапаев ур., 47, 51а, 51б, 53, 53а, 53б, 55, Челюскин ур., 60, 60а.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр электр утын Киров районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан шәхси йортларында сүндерәчәкләр: 1 нче Краснобор ур., 5-16, 2 нче Краснобор ур., 1-26, 3 нче Краснобор ур., 4, 11, Еловая ур., 1-9а, Завокзальная ур., 118-142, Звездная ур., 13-17, Аркылы Краснобор ур., 6-18.
Мәскәү районында ут сүндерүне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатып тору планлаштырыла: Бакалея ур., 52а, Блюхер ур., 2, Восстание ур., 121а, 123, 123а (11-нче номерлы сырхауханә), Сабан ур., 1, 3, 5, 7, 7а, Энергетиклар ур., 18.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районында утны түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Мусин ур., 30 (49-нчы номерлы мәктәп), 59а, 61а.
Идел буе районында утны 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Гарифҗанов ур., 8, Бертуган Касыймовлар ур., 8, 10, Карбышев ур., 29, 31а (55-нче номерлы балалар бакчасы ), 33, 37, 39, 43, Мәүлетов ур., 5 (халыкара мәктәп), Җиңү проспекты, 15/1, 15/2, 15/3, Сыртланова ур., 8, 16, 18, 20,
Шул ук вакытта, 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, Отар бистәсенең 4 нче Отар, 6 нчы Отар, Аркылы Отар, Идел буе урамнарындагы шәхси сектор йортларында утны сүндерәчәкләр.
Совет районының Вознесение бистәсендә Батырлык, Бәхтизин, Бишек, Вишневая, Верная, Вознесение, Грачиная, Дивизия, Дуслар, Жаворонковая, Икмәкле, Иман, Иркен, Кама, Кардәшлек, Карлыгач, Нардуган, Ореховая, Парканат, Праздничный тыкрыгы, Профсоюз, Радужная, Старательный тыкрыгы, Тузганак, Туманная, Уракчы, Якташлар, урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында утны 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр сүндерәчәкләр.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Заря ур., 6 адресы буенча да ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.