В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 230 дан артык спортчы катнаша
Денис Гордийко фотосы
Казанга Россиянең 32 төбәгеннән 230 дан артык чаңгычы киләчәк. Медальләр өчен Олимпия чемпионнары Александр Большунов, Алексей Червоткин, Денис Спицов, Юлия Ступак, Вероника Степанова һәм Татьяна Сорина, шулай ук Олимпия уеннары призерлары Александр Терентьев һәм Иван Якимушкин көрәшәчәк. Старт протоколларында яшь лидерларны – юниорлар буенча дөнья чемпионатларында җиңүчеләрне һәм призерларны, шул исәптән Татарстан вәкилләре Лидия Горбунованы, Анастасия Фалеевныа, Иван Горбуновны, Сергей Ардашевны һәм Денис Филимоновны күрергә була.
Ярышлар программасы нигезендә спортчылар ирекле ысул белән 10 һәм 15 чакрым арага узышу, классик ысул белән спринт һәм скиатлон төрләре буенча 20 чакрымга (10+10 чакрымга) узышу буенча көч сынашачак. Ярышлар дүрт көн бара һәм Россия Кубогының гомуми зачеты өчен көрәшнең мөһим этабы булып тора, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Тамашачылар өчен спорт программасы белән беррәттән, күңел ачу чаралары да әзерләнә: комплекс территориясендә җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк, бәйгеләр һәм призлар уйнату күздә тотыла.
Ярышларны бушлай карап була.