Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2024, 13:31

Атна уртасында Татарстанда -1 градуска кадәр суытачак

Иртәгә Казанда синоптиклар яңгырлы, болытлы һава торышы фаразлый

Алдагы ике көндә Татарстанда төньяк циклон атмосфера фронтлары тәэсирендә һава торышының тотрыксыз булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Иртәгә Казанда синоптиклар яңгырлы, болытлы һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+4 градус булачак, көндез +4..+6 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә синоптиклар яңгыр, юеш кар һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган болытлы һава вәгъдә итә. Бу көннәрдә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал. Термометр баганалары -1 дән +4 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава +1..+6 градуска кадәр җылыначак.

Беренчел фаразлар буенча, киләсе ай башында һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Татарстанда яңгыр, юеш кар, кар, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил вәгъдә ителә, урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килә. Төнлә +1..-4 градуска кадәр суыта, көндез 0-3 градус җылы булыр дип көтелә.

Барлык яңалыклар

Атна уртасында Татарстанда -1 градуска кадәр суытачак

<p> Алдагы ике көндә Татарстанда төньяк циклон атмосфера фронтлары тәэсирендә һава торышының тотрыксыз булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. </p> <p> Иртәгә Казанда синоптиклар яңгырлы, болытлы һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+4 градус булачак, көндез +4..+6 градуска кадәр җылыначак. </p> <p> Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә синоптиклар яңгыр, юеш кар һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган болытлы һава вәгъдә итә. Бу көннәрдә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал. Термометр баганалары -1 дән +4 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава +1..+6 градуска кадәр җылыначак. </p> <p> Беренчел фаразлар буенча, киләсе ай башында һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Татарстанда яңгыр, юеш кар, кар, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил вәгъдә ителә, урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килә. Төнлә +1..-4 градуска кадәр суыта, көндез 0-3 градус җылы булыр дип көтелә. </p>