Очышлар атнага ике тапкыр, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 17-нче сентябрьдән даими нигездә Казаннан Антальяга очышлар яңартыла. Рейслар атнага ике тапкыр, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Казаннан кузгалу 11.10 сәгатькә, Антальяга очып килү 15.00 сәгатькә планлаштырыла. Төрек аэропортыннан самолетлар рейска 15.30 сәгатькә китәчәк, Казанга очып килү - 19.10 сәгатьтә. Юлда 4 сәгатькә якын вакыт үтәчәк. Хәрәкәт җәдвәлендә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Россиялеләргә Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза рәсмиләштерү таләп ителми.
СОVID-19 таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясенә чит дәүләтләрдән килгән барлык гражданнарга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең карантин чараларын үтәү буенча таләпләрен үтәргә кирәк.