Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.08.2022, 16:21

Сентябрь аенда Мехчылар урамы буенча урнашкан Зур Казан боҗрасы участогы транспорт өчен ачылачак

Илсур Метшин автотранспорт һәм 31 нче номерлы автобуслар хәрәкәтен элеккеге маршрут буенча вакытыннан алда яңартырга кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август, Юлия Летникова). Сентябрь аенда Татарстан башкаласында Мехчылар урамы буенча урнашкан Зур Казан боҗрасы участогында транспорт хәрәкәте планлаштырылган сроктан алданрак сынау режимында эшли башлаячак. Бүгенге көндә Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр юл төзелеше 90% ка тәмамланган. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең төп юл объектларының берсендә эш барышын тикшерде һәм уку елы башында, халыкка уңайлы булсын өчен, 31 нче номерлы автобусларның элеккеге маршрут буенча йөрүен яңартырга кушты.

«Сентябрь башына без Мехчылар урамы буенча җәмәгать һәм шәхси транспорт хәрәкәте өчен юл участогын сынау режимында ачачакбыз. Автобус маршрутын үзгәртүгә аңлап караган кешеләргә рәхмәт, бу әлеге участокта инженерлык челтәрләрен алыштыру өчен кирәк булды», – диде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Мехчылар урамы буенча Зур Казан боҗрасы участогы төзелеше белән бәйле рәвештә, узган елның декабреннән 31 нче номерлы автобус хәрәкәте схемасы үзгәртелгән иде. Аерым алганда, күп санлы мөрәҗәгатьләрдән соң 31а һәм 31в номерлы өстәмә маршрутлар кертелде.

Яңа юл участогы ачылганнан соң 31 нче номерлы автобус элеккеге маршрут буенча йөриячәк, ә 31а һәм 31в номерлы автобуслар җәдвәлдән чыгарылачак, дип аңлатты Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин.

1,7 км озынлыктагы яңа юл участогында барлык эшләр дә график буенча бара, аларны август ахырына тәмамларга планлаштыралар. Көн саен объектта 33 юл эшчесе һәм 20 берәмлек техника эшли. Бүгенге көндә инженерлык челтәрләре, хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр сулары канализацияләре төзекләндерелгән, тротуарлар ясалган һәм объектның күпчелек өлешендә асфальт түшәлгән.

«Волгадорстрой» ҖЧҖ подрядчы оешмасы вәкиле Дмитрий Киселев сөйләвенчә, эшчеләргә периль һәм барьер киртәләрне ясарга, светофорларны тоташтырырга, юл билгеләре куярга туры киләчәк. Моннан тыш, белгечләр элемтә челтәрләрен урнаштыру, тышкы яктыртуны кую һәм газон чәчү эшләрен дәвам итәләр. «Асфальтның өске катламын җәю тәмамланып килә, 32 мең кв. метрның 4 кв. метрын гына саласы калды», – дип эш нәтиҗәләре белән уртаклашты Д.Киселев.

«Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасы участогы – эшнең мөһим юнәлешләренең берсе», – дип ассызыклады И.Метшин. Яңа дүрт полосалы юл Җиңү проспекты һәм елга вокзалын тоташтырачак, шулай ук Идел буе районы үсеше өчен зур перспективалар ачачак. Зур Казан боҗрасы участогы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки алар өчен сәнәгать зонасына транспорт үтемлелеге мөһим булып тора.

Күчмә эшлекле киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
И.Метшин Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасы участогының төзелеш барышын тикшереп кайтты,11.08.2022
Видеорепортаж
11.08.2022 15:00
И.Метшин Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасы участогының төзелеш барышын тикшереп кайтты,11.08.2022
Барлык яңалыклар