Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2018, 10:03

Сентябрьдә казанлылар Казан шәһәр Думасына ике яңа депутат сайлый

Өстәмә сайлауларда составына 399 кеше кергән 35 участок сайлау комиссиясе катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Ксения Швецова). 9 сентябрьдә өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлау узачак. Бу депутатлар Владислав Кадыровның һәм Дмитрий Анисимовның вәкаләтләрен вакытыннан алда өсләреннән төшерүләре белән бәйле. Кандидатлардан документлар кабул ителә башлаган, ул 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә сайлауларны әзерләү һәм уздыру буенча чараларны җентекләп оештырырга кушты.

“Кандидатларны тәкъдим итү башлана, яңа депутатлар сайларга туры киләчәк. Хөрмәтле коллегалар һәм районнар җитәкчеләре, тиешле эшләрне иң югары дәрәҗәдә оештыруыгызны сорыйм, сайлаулар нәтиҗәсендә депутат мандатларын лаеклы кешеләр алырлык булсын”, - диде Мэр.

Казанның Сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев сөйләгәнчә, сайлау кампаниясе берничә этаптан торачак – сайлаулар игълан итү, кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү. 11 августтан 8 сентябрьгә кадәр – агитация вакыты.

Кандидатлардан документлар кабул ителә башлаган – Авиатөзелеш һәм Совет районнарының территориаль сайлау комиссияләре аларны 23 июньнән кабул итә, кабул итү 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр сайлау комиссиясе теркәлү өчен кирәкле документлар исемлеген һәм формасын раслады, барлык мәгълүмат шәһәр һәм территориаль сайлау комиссияләре битләрендә урнаштырылган.

Ф.Гәрәев искәртеп үткәнчә, депутатлыкка кандидатлар теркәлү өчен сайлаучылардан тиешле санда имзалар җыярга тиеш. Мәсәлән, Төньяк округ буенча 192 имза җыярга кирәк, Арбузов сайлау округы буенча – 196.

“Өстәмә сайлауларда 35 участок сайлау комиссиясе катнаша, алар составына 399 кеше керә”, - диде сайлау комиссиясе рәисе.

Азакта Ф.Гәрәев искәртеп үткәнчә, депутат Марат Садыйковның вәкаләтләре тукталу сәбәпле, Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советына да 8 номерлы Чуйков бер мандатлы сайлау округы буенча да сайлаулар узачак. Сайлаулар 2 сентябрьгә билгеләнгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.07.2018
Видеорепортаж
02.07.2018 11:13
Сентябрьдә казанлылар Казан шәһәр Думасына ике яңа депутат сайлый
Барлык яңалыклар