Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2022, 17:44

Сентябрь һәм ноябрь айларында Казанда «Киләчәк уеннары»ның беренче сынау чаралары узачак

Халыкара вакыйга киң колачлы булырга охшаган – киберспорт аудиториясенең 60% тан артыгын 30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче август, Зилә Гайфи). Сентябрь һәм ноябрь айларында Казанда «Киләчәк уеннары» (алар 2024 елның мартында оештырыла) алдыннан беренче сынау чаралары узачак. Бу хакта «Казаныш» спорт-гамәли конференциясендә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич сөйләде.

Ел ярымнан соң Казан яңа глобаль спорт проекты – «Киләчәк уеннары» тарихында беренче тапкыр үткәрелә торган мәйданчык булачак. Бу принципиаль яңа спорт продукты, ул яшьләр ихтыяҗларына җавап бирә, дип ассызыклады Ранко Тепавчевич. «Классик спортны үстерү заманча технологияләр артыннан өлгерә алмый. Олимпия уеннары тамашачыларының уртача яше – 53 яшь. Әмма киберспорт аудиториясенең 60% тан артыгы – 30 яшькә кадәрге яшьләр», – диде Ранко Тепавчевич. Аның сүзләренә караганда, 9 көн дәвамында 5 төркемгә бүленгән 16 дисциплина буенча ярышлар узачак, аларның бер өлеше дуплекс форматында үтәчәк. Барлыгы 4 сынау чарасы планлаштырылган, шул исәптән 2023 елның апрель һәм ноябрь айларында.

«Казанның спортка аерым мөнәсәбәте, үзгә мәхәббәте бар. Татарстан башкаласы зур халыкара чараларны горурлык белән кабул итте», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. «Ярышларны үткәрүгә 43 шәһәр гариза җибәрде. Әмма халыкара ярышлар санын һәм сыйфатын исәпкә алып, Казанга өстенлек бирелде, – диде И.Метшин. – Без моның белән бик горурланабыз һәм уеннар, алдагы масштаблы ярышлар кебек үк, онытылмаслык булсын өчен барысын да эшләячәкбез».

Шулай ук быел Татарстан башкаласы «Дуслык уеннары» комплекслы ярышларының беренче этабын үткәрде, ел ахырына кадәр тагын ике этап узачак. 323 комплект медаль уйнатылды. Татарстан командасы 14 алтын медаль яулады.

«Беренче этап ярышларында 16 илдән 1252 катнашучы – 268 делегация вәкиле һәм 984 спортчы катнашты. Беренче этап нәтиҗәләре буенча икенче һәм өченче этаплар «көчлерәк» булачак дип әйтергә мөмкин. Без моңарчы килергә шүрләгән илләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр алдык, хәзер алар алдагы этапларда безгә киләчәкләренә ышаныч белдерәләр», – дип сөйләде «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры урынбасары.

Ярышларның трансляциясен 13 көн эчендә 12,5 млн кеше караган, ә халыкара басмаларны 93 млн кеше тәшкил иткән аудитория укыган.

«Дуслык уеннары»ның чираттагы этабы көзен уртак форматта узачак – ул халыкара ярышлар, Россия чемпионаты һәм суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогын берләштерәчәк. Өченче, декабрь, этабы үз эченә синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина Кубогын, суга сикерү буенча Дмитрий Саутин Кубогын һәм йөзү буенча халыкара ярышларны ала.

Фоторепортаж
Татарстан башкаласында «Казаныш» икенче спорт-гамәли конференциясе узды
Видеорепортаж
12.08.2022 17:04
Татарстан башкаласында «Казаныш» икенче спорт-гамәли конференциясе узды
Барлык яңалыклар