В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Сентябрьдә «Библиобус» мобиль китапханә комплексы Казанда үз эшен дәвам итәчәк. Традиция буенча ул Ветераннар йортына, шулай ук Самосыр һәм Вознесение поселокларына киләчәк.
Вознесениеда (Нардуган урамы, 45 йорт) мобиль китапханә комплексы 3-нче һәм 17-нче сентябрьдә 15.00 сәгатьтә туктаячак. 7-нче һәм 21-нче сентябрьдә 13.00 сәгатьтә аны Дубравная урамы, 35 адресындагы Ветераннар йортында көтәләр. Самосыр бистәсенә (Мир ур., 50а) ул 10-нчы һәм 24-нче сентябрьдә 14.00 сәгатьтә киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» урнашкан ГАЗ-2705 автомобиле 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.