Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2024, 14:30

Җәй көне Казанның җиде паркында психологлар бушлай консультация хезмәте күрсәтәчәк

Беренче тапкыр «Тыңлыйбыз» проектына студентлар һәм яңа эшли башлаган белгечләр кушыла

Фото: балалар һәм яшьләр эшләре комитеты

Җәй көне Казанның җиде паркында «Тыңлыйбыз» социаль проекты яңадан старт ала. «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре теләүчеләргә бушлай консультация хезмәте күрсәтәчәк. Беренче тапкыр учреждениенең тәҗрибәле хезмәткәрләре командасына волонтерлар – психология факультеты студентлары һәм яңа гына эшли башлаган психологлар кушыла.

«Ышаныч» үзәгенең халыкка якынаюы – яхшы башлангыч. Паркларга чыгу да дөрес карар», – диде аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, консультацияләр өчен алдан язылырга һәм шәхси мәгълүматлар тапшырырга кирәкми, дип билгеләп үтте. Шәһәрлеләрне һәр чәршәмбе 16:00 дән 19:00 гә кадәр кабул итәчәкләр.

Җәмәгать киңлекләренең төгәл исемлеге шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе белән килештергәннән соң билгеле булачак.

Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, 2023 елның җәендә акциягә 500 кеше кушылган.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.05.2024
Видеорепортаж
20.05.2024 12:29
Казанның «Яшүсмер» МБУ балалар өчен «Җәй нокталары» проектын башлап җибәрә
Барлык яңалыклар