Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2021, 10:58

Казан зооботаника бакчасы лемурларының балалары туган

Яңа туган бәләкәй җан иясе белән зоопаркка килүчеләр инде хәзер үк таныша ала.

Фото: instagram.com/kazanzoo1806

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казан зооботаника бакчасында янә арту бар – узган атнада мәче лемурларының анасы Марта балалаган.

Әни дә, бала да үзләрен яхшы хис итә. Лемурлар бик актив, аларның аппетиты яхшы. Әлегә сабый бары тик анасының сөте белән генә туклана, тик тиздән аны олы ризыкка күчерә башлаячаклар – аның рационында чи җиләк-җимеш һәм яшелчә барлыкка киләчәк. Зоопарк хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, лемурлар бигрәк тә виноград һәм үсемлекләрнең яшь бәбәкләрен ярата.

Сабыйның җенесен әлегә билгеләү мөмкин түгел. Яңа туган бала бер генә секундка да әнисеннән аерылмый, аның корсагына сыена һәм куе йонына ныклап тотына. Бәләкәч әнисендә тагын 3 атна чамасы булачак, ә аннары бөтен гаиләсе белән таныша башлаячак.

Зоопаркка килүчеләр яңа бәләкәй җан иясен хәзер үк күрә ала. Ул башка лемурлар белән вольерда яши. Казан зооботаника бакчасында хәзер 6 боҗра койрык – 3 ата, 2 ана һәм бер бала яши. Беренче лемурлар узган елның язында «Замбези елгасы» зоопаркының яңа өлешенә күчте, соңрак аларга Түбән Новгородтан аларның туганнары кушылды. Мартага, бәләкәчнең әнисенә, хәзер инде 2 яшь. Ул Казан зооботаника бакчасы лемуралары гаиләсенең иң өлкәне.

Зоопарк хезмәткәрләре нәнигә исемне әлегә уйламаганнар – кечкенә лемурның мөстәкыйльгә әйләнгәнен көтәләр.

Барлык яңалыклар