Хәзер аны кара грифлар Борис һәм Гиви карый
Казан зооботаника бакчасында сирәк очрый торган ак башлы сип баласы чыккан. Кошчык ясалма инкубация һәм аның турында зоопарк хезмәткәрләре кайгырту нәтиҗәсендә туган. Тулы канлы үсеш өчен кошчыкны кара грифлар – Борис һәм Гиви янына урнаштырганнар.
Хезмәткәрләр ерткыч кошлар вольерында йомырканы март аенда ук тапканнар һәм, ояда муляж калдырып, аны ясалма инкубациягә алып киткәннәр. Ике ай дәвамында хезмәткәрләр инкубатордагы температураны һәм дымлылыкны җентекләп күзәтеп торганнар, кош баласы чыксын өчен барлык шартларны тудырганнар.
Хезмәткәрләрнең өзлексез эше нәтиҗәсендә, кошчык 8 майда дөньяга килгән, дип хәбәр иттеләр зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.
Йомыркадан чыкканнан соң, кошчыкны зооботаника бакчасы хезмәткәрләре җентекләп күзәтеп тора. Алар кошчыкка витаминнар һәм минераллар кушып тычканнар һәм күселәр ашатканнар. Берникадәр вакыттан соң кошчыкны әти-әнисе янына кайтарырга кирәк. Ләкин әнисе аны кабул итмәү куркынычы була, шуңа күрә сип баласын кара грифлар – Борис һәм Гиви янына урнаштырганнар. Алар шундук кош баласын кабул итәләр һәм тәүлек буе, чиратлашып, аны кайгырта, ашата һәм яклый башлыйлар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан зооботаника бакчасының тарихи территориясендә сирәк төр мәче лемурларының баласы туган иде. Кичә зооботаника бакчасының телеграм каналында лемур баласына исем сайлау конкурсы төгәлләнде, хәзер яңа туган мәче лемурын Максим дип йөртәләр.