Сабыйлар ноябрь аенда дөньяга килгән
Казанның зооботаника бакчасы яңа яшәүчеләр белән тулыланды – Брюс даманнары гаиләсендә алты бала барлыкка килде. Беренче бала 8 ноябрьдә, ә калганнары – бер атнадан соң, 16 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр туган.
Сабыйлар саклык белән аерылып, әнисе янында торалар. Күбесе аулак почмакларга яшеренгән. даманнарның балалары ана сөте белән ярты елга кадәр туклана, шул ук вакытта олылар азыган да тумыштан соң ук татып карый башлый, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Казан зооботаника бакчасында 180 кои карпы барлыкка килгән иде. Алар «Cлоновник» павильоны чокырына күченделәр. Аларны Түбән Новгород зооботаника бакчасыннан алып кайттылар.