Аның хезмәткәрләре 95 мең казанлының куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). “Салават күпере” торак микрорайонында 4 номерлы “Юдино” полиция бүлеге ачылды. Хокук саклау органнарының 78 хезмәткәре 95 мең казанлының куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Элек полиция хезмәткәрләре моның өчен яраклаштырылмаган өч бинада эшләгән булсалар, хәзер аларга якты, җылы һәм техниканың соңгы сүзе буенча җиһазландырылган Заречье пр-ты, 26 адресы буенча урнашкан бина бирелде. 961,3 кв.м. мәйданлы бинада вакытлыча тоткарланучылар өчен бүлмә, сорау алу бүлмәсе, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге һәм башка бүлекләр бар. Бинага кергән урында полиция тарафыннан эзләнүче кешеләр сурәтләре урнаштырылган стенд тора, ә кизү часте заманча видео күзәтү системасы һәм башка төр техника белән җиһазландырылган. Полиция хезмәткәрләре яңа бинага күченүләренә шатланалар, бигрәк тә аларның эшкә кадәр юл озынлыгы артмады, чөнки алар Юдино, Яшел Үзән, Казанның төрле районнарында яшиләр.
“Юдино” полиция бүлеге хезмәткәрләренә тудырылган шартлар – идеал, аңа омтылырга кирәк, - диде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин. – Шәхси состав моны аңлый, яхшырак эшләр, халыкка тыныч булыр, дип ышанам”. Ул өстәгәнчә, алга таба, микрорайонда яшәүчеләр арту сәбәпле, штатны ныгыту сораулары да каралачак.
“Бу, әлбәттә, тиз үсеп килгән микрорайон халкы өчен әһәмиятле һәм көтеп алынган вакыйга. Перспективада биредә 50 мең кеше яшәячәк, ул Казанның зур районы, һәм биредә полиция бүлегенең ачылуы тиешле инфрастуктура булдыра, - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Дамир Фәттахов. – Микрорайонда яшәүчеләр өчен “Салават күперендә” җылы, якты, балалар бакчаларының, мәктәп һәм кибетләрнең булуы гына түгел, тыныч булуы да мөһим. Аларга якында гына полиция бүлеге барлыгын белеп яшәү мөһим”.
Бүлек хезмәткәрләре яңа урынга күченсә дә, элекке урыннарда да тынычлык саклауны дәвам итәләр: Юдино һәм Залесный бистәләрендә. Залесная ур., 2 һәм Красиков ур., 11 адреслары буенча да кайбер эш урыннары сакланды. Элек “Юдино” полиция бүлеге хезмәт күрсәткән территориядә 43 мең кеше яшәсә, киләчәктә, “Салават күпере” тулысынча төзелеп беткәч, тагын 52 мең кеше өстәлә. Билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарның иминлеген тәэмин итү – РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативаларының берсе. Ил башлыгы билгеләп үткәнчә, “шәһәр һәм бистәләр урамнарында, үзләренең өйләрендә кешеләр үзләрен тыныч итеп хис итәргә һәм кирәк вакытта полиция аларга ярдәмгә киләчәк, дип ышанып яшәргә тиешләр”. Искәртергә кирәк, Россия территориясендә “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү”, “Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм җинаятьчлеккә каршы тору” дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, 2015 елдан милли куркынычсызлык стратегиясе эшләде.
Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар катнашты. Ачу тантанасы барышында хезмәткәрләргә ТР Хакимиятеннән “Нива” автомобиле, ТР Эчке эшләр министрлыгыннан Lada Granta машинасы, Казан Башкарма комитетыннан оештыру техникасына сертификат тапшырылды.