Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре микрорайонга 20 нче августта киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре халыкны хайваннары белән бергә 9:30 дан 12:00 гә кадәр Айрат Арсланов ур., 8 (зоокибет янында) адресы буенча көтеп торачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, өй песиләренә һәм этләренә котыру авыруыннан прививканы елга бер тапкыр ясарга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)555-02-08 телефоны аша белергә була.