В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәртелгән маршрут буенча җәмәгать транспорты 25-нче августта йөри башлаячак.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Бүген «Салават күпере» торак комплексында 62-нче номерлы автобус хәрәкәтенең яңартылган схемасын сынап карадылар. Координация киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, «ПАТП-4» МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин, Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспорт комитеты һәм ЮХИДИ вәкилләре, шулай ук микрорайонда яшәүчеләр катнашты. Эшче төркем җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыру буенча барлык детальләрне тикшерде.
1-нче сентябрьгә кадәр торак массивында хәрәкәт схемасын алыштыру, яңа юл билгеләре кую һәм төшерү планлаштырыла. Шулай ук хәзер светофор объектын урнаштыру буенча проект эшләре алып барыла, аны Н.Йосыпов һәм А.Авзалова урамнары чатында урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, Н.Йосыпов урамында бүгенге көндә ясалма юл тигезсезлекләрен ясыйлар.
Яңа схема нигезендә, Тансык, Зилант һәм А.Арсланов урамнары буйлап хәрәкәт берьяклы булачак. Шулай итеп, торак комплексының беренче чиратында боҗра хәрәкәте оештырылачак, бу мәктәп һәм маршрут автобуслары узуга комачауламаска мөмкинлек бирәчәк. «Сандугач» торак комплексы төзелеше тәмамлангач, «Салават күпере»нең икенче чиратында хәрәкәтне М.Кәрим, Н.Йосыпов, Хибинская һәм И.Шакиров урамнары буйлап 188-нче номерлы лицей янында тукталыш белән оештырачаклар. Якын арада автобус М.Кәрим, Н.Йосыпов һәм И.Шакиров урамнары буйлап хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.
Сергей Миронов халыкка юлларда бик игътибарлы һәм оешкан булырга киңәш итте. «Яңа схема хәрәкәтне аңлаешлырак итәргә тиеш. Өстәмә бөкеләр булдырмас өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – дип хәбәр итте ул.
Исегезгә төшерәбез, «Салават күпере» урамнары буенча җәмәгать транспортын микрорайонда яшәүчеләр соравы буенча җибәрәчәкләр. 62-нче номерлы автобус маршруты схемасы 25-нче августтан үзгәрәчәк. Ул микрорайонның ике кварталын һәм торак комплексының барлык социаль объектларын: балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларын, 7 балалар бакчасын һәм 3 заманча мәктәпне үзара тоташтырачак.