Балаларны өй туе белән Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген Казанның «Салават күпере» микрорайонында Виктор Сажинов ур., 4 адресы буенча «Друзья» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 220 урынга исәпләнгән, шуларның 120-се ясле яшендәге балалар өчен. Балаларны өй туе белән Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов котлады.
Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелде. Учреждениедә балаларның финанс грамоталылыгы нигезләрен формалаштыру өчен фәнни-үстерү мохит булдырылачак. Киләчәктә «182-нче номерлы политехник лицей» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе белән дәвамчанлыкны оештыру планлаштырыла.
Балалар бакчасында иркен физкультура һәм музыка заллары, методик, логопед кабинетлары, татар теле дәресләре өчен бүлмә, медицина блогы, кер юу бүлмәсе бар. Балалар бакчасы территориясендә спорт-уен мәйданчыгы урнашкан.
Мәктәпкәчә учреждениедә хореография, вокал, театр осталыгы, каратэ, аэробика, шахмат, тизлек, шахмат һ.б. юнәлешләр буенча өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел «Салават күпере»ндә Наил Йосыпов урамы буенча тагын ике яңа мәктәпкәчә учреждение – «ЭврикУм» катнаш төрдәге 121-нче номерлы балалар бакчасы һәм татар телендә белем бирә торган «Сәлам» исемле 122-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Һәр учреждение 260 урынга исәпләнгән. 2019 елда шәһәрдә «Демография» илкүләм проекты кысаларында ясле төркемнәре белән барлыгы 10 мәктәпкәчә учреждение төзелде һәм «Торак» федераль максатчан программасы буенча бер балалар бакчасы төзелеп бетте.