Суны өзү эшләре Алтан, Восточный, Вишневка, Привольный һәм Салмачы бистәләрендә урнашкан йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Казанның Идел буе районында 29-нчы октябрьдә суны вакытлыча сүндерәчәкләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
29-нчы октябрь 9.00 сәгатьтән башлап 30-нчы октябрь 6.00 сәгатькә кадәр Алтан бистәсенең Агачлык урамында (1-нче номерлы йорттан 23-нче номерлы йортка кадәр так номерлы йортлар) һәм Сабит урамында су белән тәэмин итү туктатылачак. Восточный бистәсендәге Рассветная урамындагы йортларда (1-нче номерлы йорттан 7-нче номерлы йортка кадәр так номерлы йортлар, 2-нче номерлы йорттан 10-нчы номерлы йортка кадәр җөп номерлы йортлар), шулай ук Рябиновая һәм Приречная урамнары буенча урнашкан йортларда да булмаячак. Шул ук вакытта Вишневка, Привольный һәм Салмачы бистәләрендәге йортларда да су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запаслары алып куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.