В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре шәһәрнең ике районында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 18 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов һәм Киров районнарында бетеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут Киров районында түбәндәге адреслар буенча бетеп торачак: Гончаров ур., 2а, Кольцов ур., 1, Шоссе ур., 15а, 17, 17а, 19, 19а, 21а, Шоссе тыкрыгы, 5, Энгельс ур., 59а (356-нчы балалар бакчасы).
Моннан кала ут Вахитов һәм Киров районнарының кайбер сәнәгый һәм административ биналарында бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.