Казанның Совет районындагы кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Сәбәбе — күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру.
29 октябрьнең 9:00 дан 30 октябрьнең 9:00 га кадәр түбәндәге адреслар буенча суны сүндерәчәкләр:
Академик Сахаров ур., 6, 8, 16Б, 16Б 1 нче корпусы;
Г.Кайбицкая урамындагы 6а номерлы йорт;
Зәкиев ур., 10, 12а, 12а/1, 12а (1 һәм 3 нче корпуслар), 14, 16, 17, 17а, 20 (1 һәм 2 нче корпуслар), 24, 39, 41, 41а, 41б, 43, 43а.
Сулы автоцистерналар урнаштыруга гаризаларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул итәләр, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП-дә.