В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). 11-нче октябрьдә Казанның Совет районының кайбер йортларында бер тәүлек диярлек су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
11-нче октябрьнең 9.00 сәгатеннән алып 12-нче октябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр Себер тракты буенча урнашкан 48 һәм 78 номерлы йортларда, Карьер бистәсендәге түбәндәге адреслар буенча суны туктатачаклар: Әгерҗе ур., 2в, Карьер ур., 1, 1а, 2г. Шул ук вакытта Троицкая Нокса бистәсе йортларында да су булмаячак: 1-нче Нокса, 2-нче Нокса, 3-нче Нокса, 4-нче Нокса, Берьяклы Нокса, Аркылы Нокса.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.