В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су булмау суүткәргечнең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылуы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Иртәгә, 10-нчы апрельдә, Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак.
Мәсәлән, 10-нчы апрельдә 9.00 сәгатьтән 11-нче апрель 9.00 сәгатькә кадәр Галеев һәм Себер тыкрыгы урамнары буенча урнашкан барлык йортларда, шулай ук түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Академик Губкин ур., 2, Николай Ершов ур., 49а, 49а корп. 1, 49б, 49в, 49д, 49е, 55, 55а, 55б, 55в (349-нчы номерлы балалар бакчасы), 55в корп. 1, 55е, 57, 57а, 57б, 57в, 57г, 57д, 61, 61а, Заря ур., 1, 2, 3а, 4, 6, Космонавтлар ур., 1, 3, 4, 5, 6, 8.
Шул ук вакытта Алексеев һәм Сеченов урамнарындагы барлык йортларда, шулай ук түбәндәге адреслар буенча басым кимү планлаштырылган: Николай Ершов ур., 31а, 31б, 31в, 35а, 47, 49 (РКПБ), 51, 53, 54, 55 корп. 1 (126-нчы номерлы мәктәп), 56, 58, 58б, Искра ур., 1, 3, 4, 6/35а, 8.
Су булмау суүткәргечне үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.