Суны өзү суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). 30-нчы июль көнне Казанның Идел буе районында урнашкан кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар. Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
30-нчы июль 9.00 сәгатьтән 31-нче июль 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Гарифьянов урамы, 9а, 11, 13, 13, 28, 34, 40, Рихард Зорге урамы, 58, 60, 60а, Мәүлетов ур., 17в («Зилант» укыту-спорт комплексы), Сыртланова ур., 1, 5, 9, 9а, 11.
Моннан тыш, Гарифьянов урамы, 7 (52-нче номерлы гимназия), 7а, Рихард Зорге урамы, 32, 32а, 32/1, 32/2, 38, 38а, 40, 44, 46, 46а (342-нче номерлы балалар бакчасы), 52, 56 адреслары буенча су басымы түбән булачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.