В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). 9-нчы февральдә Казанның Идел буе районының кайбер йортларында вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
9-нчы февраль 9.00 сәгатьтән 10-нчы февраль 6.00 сәгатькә кадәр су Оренбург тракты, 22а («Бәхетле» сәүдә үзәге), 24а, 24б, 24в адреслары буенча булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.