В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18-19-нчы сентябрьдә Казанның Идел буе районы йортларында су басымы кимиячәк, шулай ук суның кыска вакытка бетеп торуы да ихтимал.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 18-19-нчы сентябрьдә Казанның Идел буе районы йортларында су басымы кимиячәк, шулай ук суның кыска вакытка бетеп торуы да ихтимал. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.
18-нче сентябрь 9.00 сәгатьтән алып 19-нчы сентябрь 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге йортларда су басымы кимиячәк: Владимир Кулагин урамы, 1 (барлык корпуслар), 3, 3а, 5 корп. 1, 9, 9а, 9 ст.1, 2, 4 ,5, 9/1, шулай ук җөп санлы номерлы йортлар, Лебедев урамы, 1, 1/3, 1 ст.1, Техника урамының 23-нче номерлы йорттан 43-нче номерлы йортка кадәр так санлы йортлары, 10-нчы номерлы йорттан 120-нче номерлы йортка кадәр җөп санлы йортлары, Габдулла Тукай урамы, 125 (барлык корпуслар).
Моннан тыш, су басымының түбәнәюе Авангард, Актай, Глазунов, Модель, Мостовая Профессор Нужин юлы урамнары буенча көтелә.
Шул ук вакытта Техник урамы, 7 адресы буенча су булмый.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.