Суны 2 нче Хәрби шәһәрчек һәм Оренбург тракты урамнары буенча урнашкан йортларда өзәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). 29-нчы сентябрьдә Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда су булмаячак. Бу бик арматурасын алыштыру эшләрен башкару белән бәйле.
Әйтик, 29-нчы сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 30-нчы сентябрь 6.00 сәгатькә кадәр 2-нче Хәрби шәһәрчек урамы, 44, 84, 110, 117, 118, 142/1, 142/6, Оренбург тракты, 2/133, 6 (танк училищесы) адреслары буенча су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.