В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу газ куркынычы булган эшләрне уздыру белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ бирү туктатылачак. Бу Ершов урамы, 65 адресы буенча урнашкан объектны төзегәндә урнаштырылган блок-модульле котельныйга газ кертү һәм җибәрү буенча эшләр башкару белән бәйле, дип хәбәр итә «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе.
8:00 сәгатьтән һәм эшләр тәмамланганчы, 20 декабрьгә кадәр газ түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Новаторлар урамы, 1б, 2а, 3, 4, 4а, 5, 6 ,7, 8, 9, 10, 11, 12.
Халыктан газ приборлары каршындагы краннарны ябуны, ә аларны кабат ачкан очракта, бинаны җилләтүне, төтен чыгу юлларында тарту мөмкинлеген тикшерүне һәм эксплуатация оешмасы хезмәткәрләренә өйгә керү мөмкинлеген тәэмин итүне сорыйлар.