Бу яңа төзелгән Д=110 мм суүткәргечен тоташтыру буенча эшләр үткәрү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Яңа Савин районының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу Адоратский урамындагы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 95 метр озынлыктагы яңа төзелгән Д=110 мм суүткәргечен шәһәрнең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру буенча эшләр алып бару белән бәйле.
Су белән тәэмин итүне 22 нче ноябрьнең 9:00 сәгатеннән 23 нче ноябренең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр:
Адоратский, 4, 4а, 13, 2а, 2а корп.1, 2а корп.2, 4б, 4в,
Ямашев проспекты, 91, 93, 93/1, 93/2, 95, 97, 97а, 97е, 102 нче корылма.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган заявкаларга ярашлы урнаштырылачак, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә.