В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш суүткәргечне үзәкләштерелгән челтәргә тоташтыру белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Яңа Савин районында урнашкан кайбер йортларда бер тәүлеккә якын су булмаячак. Әлеге күренеш Академик Лаврентьев урамындагы суүткәргечне үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәренә тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су 23 апрель көнне 09:00 сәгатьтән 24 апрель 09:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Адоратский урамы, 21б, 21в;
Академик Лаврентьев урамы, 1а, 1/1, 3, 3 йорт 1, 2 корпуслар; 3а, 3а йорты 1, 2, 3, 4, 5 корпуслар; 3б, 10а;
Фатыйх Әмирхан урамы, 12, 12а, 12б.
Сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефон номеры аша кабул ителгән гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырачаклар, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.