В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу су белән тәэмин итүне яхшыртуга бәйле
Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Бу су белән тәэмин итүне яхшыртуга бәйле.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 26 июнь көнне 9:00 сәгатьтән 27 июнь 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:
Чистай ур., 16/15, 20/12, 20а, 20б, 22, 24, 26/5, 28, 30, 30а, 30б, 32, 34, 34/1;
Әпсәләмов ур., 12/20, 13, 15/16;
Меридиан ур., 1, 1а, 2, 3, 3а, 4, 5/26, 6;
Мусин ур., 1.
Сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефонына килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар.