«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Казанның Яңа Савин районы йортларында иртәгә, 4-нче июньдә, су белән тәэмин итүне тәүлек буена диярлек сүндерәчәкләр. Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
4-нче июнь 9.00 сәгатьтән 5-нче июнь 6.00 сәгатькә кадәр Әпсәләмов ур., 9 (12-нче номерлы балалар бакчасы), Бондаренко ур., 28, 30, Сибгат Хәким ур., 3, 4 («Казан» гаилә үзәге), 5, 5а, 7, Чистай урамы, 12, 14 адреслары буенча су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.