В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су 12 март 9.00 сәгатьтән 13 март 6.00 сәгатькә кадәр бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 12 мартта Казанның Мәскәү районының кайбер йортларында бер тәүлеккә якын су булмаячак.
12 март 9.00 сәгатьтән 13 март 6.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча бетеп торачак: Восстание ур., 38/51, Гагарин ур., 87/68, 89/55, Енисейс ур., 6/64, 7, 8, Партизан ур., 52, 54/9 (126-нчы балалар бакчасы), Тунаков ур., 51/38, 55/89, 64/6, 66, 68/87.
“Водоканал” МУП әлеге йортларда яшәүчеләрне кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.