Бу суүткәргечтәге эшләр белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Казанның Киров районында яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачак. Бу суүткәргеч участогында яңадан кисеп тоташтыру эшләрен башкару белән бәйле.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә хәбәр итүләренчә, су 22 нче августның 9:00 сәгатеннән 23 нче августның 9:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Горький шоссесы, 2/1, 2а, 2а/1;
Краснококшайск ур., 187 нче йорттан 195 нче йортка кадәр йортларның так номерлары, 254 нче йорттан 272а йортка кадәр йортларның җөп номерлары;
Лебяжье ур., 52;
Окольная ур., 28, 30, 58, 62/16, 66, 68, 68б;
Сабан ур., 2;
Фрунзе ур., 1, a, б, в, г, 1/1, 1/2, 1/3, 3, 3а, 3/1, 5, 7, 9а, д, е, 9/3;
Луговая, Кече һәм Зур Мөхәммәтшин урамнары.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителгән заявкаларга ярашлы урнаштырылачак.